Кешелек дөньясы мәңге камиллеккә, гүзәллеккә омтылып яшәгәндә генә җәмгыять алга QMBgDgd_yRUүсеш ала. Үткән белән бүгенге очрашкан урында киләчәккә юл салына. Туры юлдан намус белән, аң-белемгә таянып, алга барганда гына, киң офыкларга сукмаклар ачыла…
Адәм балалары, гомер сәфәрендә авырлыклар очраганда, һәрвакыт Аллаһы Тәгаләгә сыену тапканнар. Гасырлар дәвамында кешеләрне туры юлга өндәүнең бер чарасы булып мәчетләрдән азан тавышлары ишетелгән…
IMG_32          Башкортостанның Күгәрчен районы Күгәрчен авылында беренче азан тавышы 1785 елда салам түбәле манарасыз мәчеттән (авылның үрге очында урнаша) яңгырый. Күгәрчен мәчете авыл мәдрәсәсе белән янәшә эшләп килә. ХХ йөз башында мәдрәсәгә җәдитчә (яңача) укыту алымнары үтеп керә. Дөньяви фәннәрдән Россия тарихы, татар тарихы, география, химия, гыйльме нәбатат (биология), гыйльме хисап (математика), гарәп һәм татар телләре, Коръәнне дөрес уку һәм тәрҗемә итү дәресләре укытыла. Мәдрәсәгә “Вакыт”, “Йолдыз”, “Кояш” газеталары һәм “Дин вә мәгыйшәт”, “Шура”, “Аң” журналлары алдырыла. Бу басмалар Диния нәзараты һәм меценат Әхмәт бай Хөсәенов исәбеннән кайтартылган. Татар тарихы, Россия тарихы фәненнән Рәдүттән килгән IMG_3328Сабирҗан хәлфә укытса, татар, гарәп, төрки теленнән Рахматулла хәзрәт (хаҗга киткәнче) дәресләр биргән. Ә химия һәм биологиядән сабакларны Каргалыдан килгән Сафа хәзрәт алып барган. Дин дәресләрен укыту исә Сәхиулла Хамидуллин өстендә булган. Халык борыннан килгән гореф-гадәтләрне саклау, йолаларны тоту, балаларга исем кушу, никах уку һәм теркәү, соңгы юлга озатуларны дөрес башкаруны һәркем белергә тиешлекне исәпкә алып, дин дәресләрен дә укытуны үтенгән.IMG_3353
 Еллар үтү белән авылның үрге очындагы мәчет Кызыл мәчет исемен алса, түбәнге очтагысы Яшел мәчет дип аталып йөртелә. 1937 елда заман шаукымы астында Кызыл мәчетнең, ә 1939 елда Яшел мәчетнең манарасы аударыла. Икенчесенең бинасы авыл мәктәбе хезмәтен үти башлый…
Ниһаять 1995 елның 10 маенда авыл халкы һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары үтенече буенча иске мәктәпне янәдән үзгәртеп кору рәвешендә төзелгән мәчетне ачу тантанасы
үтте. Моңа кадәр авыл өстен табигый ай яктыртып торса, аңа сердәш булып, иман нурын халыкка чәчеп торган манара ае балкыды. Имам-хатыйп (мулла) итеп куелган Ибраһимов Хәсән Хөсәен улы 15 ел буе намус белән бу изге эшне үтәп килде, ихтирам яулады һәм үзенә алмашка Валитов Хамидулла Сибәгать улын калдырып, 2010 елда бакыйлыкка күчте. Инде менә 20 елга якын бу мәчеттә халык үзенең милли һәм дини бәйрәмнәрен, йолаларын үтәп килә, һәр җомгада намазга җыела. Гает һәм Корбан бәйрәмнәрендә мәчет халык белән тула.

 IMG_3358 Бүген Күгәрчен авылы тагын бер яңарыш кичерә. Заман белән бергә атлаган авылда заманга ярашлы яңа мәчет калкып чыкты.
Шунысы куанычлы, нинди генә чорда булмасын, Күгәрчен мәчетләре авыл халкы һәм изге ниятле кешеләр ярдәме белән төзелә.

img558 Яңа мәчет исә авылда озак еллар буе сәламәтлек сагында торучылар Бөек Ватан сугышы img559ветераны Гомәров Рәфкать Сәмәрхан улы һәм Гомәрова Шәфига Мортаза кызының улы–

-62355451_330880802 ООО “Плазма” генераль директоры Гомәров Равил Рәфкать улы тарафыннан салынды. Манарасы күккә ашкан бу мәчет Равил Рәфкать улының авылдашларына бүләге, газиз анасының рухына олы ихтирамы буларак барлыкка килде.

Кешене изгелеклелек, шәфкатьлелек, ихласлык бизи. Изге ният белән төзелгән бу яңа мәчет халыкны иманлылыкка, изгелеккә, яңалыкка, сабырлыкка, тынычлыкка, бердәмлеккә өндәүче учак булып хезмәт итәр.

(Н.Х. Ваһаповның “Күгәрчен тарихы” (2014) китабы материаллары файдаланылды)

 

 

 

 

Поделиться в соц. сетях

Опубликовать в Одноклассники